Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Җәяүлеләр кичүендә яшүсмер кызны машина бәрдергән

Пәнҗешәмбе көнне кичке биштә Тукай һәм Яшьлек урамнары киселешендә «ВАЗ-2107» автомобиле җәяүлеләр кичүендә 13 яшьлек кызны бәрдергән.

Шофер сүзләренчә, ул светофорның сары уты җемелдәгәндә хәрәкәт иткән. Бу вакытта яшүсмер кыз юл аша чыгып барган һәм «наушник» ларда булганга күрә якынлашып килүче машинаны ишетмәгән. Зыян күрүчене ябык баш мие җәрәхәте, баш мие селкенү, маңгайның сул ягында гематома, аскы ирен ярасы, аяклар җәрәхәте белән балалар хастаханәсенә китергәннәр.

ЮХИДИ мәгълүматы буенча, руль артында 18 яшьлек егет булган. Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев