Агымдагы елның биш ае эчендә Түбән Кама шәһәре һәм районы юлларында 62 юл һәлакәте килеп чыккан
Узган елның шушы ук вакыт аралыгында аварияләр саны 40 булган.
Агымдагы елның биш ае эчендә Түбән Кама шәһәре һәм районы юлларында 62 юлтранспорт һәлакәте килеп чыккан. Узган елның шушы ук вакыт аралыгында аварияләр саны 40 булган. Димәк, һәлакәтләр саны 50 проценттан арткан. Саннар бер дә куандырмый.
Юлларда иминлекне тәэмин итү чаралары турында мэриядә узган махсус комиссия утырышында сөйләштеләр. Проблема җитди. Аны игътибарсыз калдырырга ярамый. Шәһәр һәм районда соңгы айларда аварияләрдә машина бәрелешү очраклары, узган ел белән чагыштырганда 70 процентка, җәяүлеләрне бәрдерү 26 процентка арткан. Шулай ук велосипедта йөрүчеләрне бәрдерү очраклары 1 дән 4 кә кадәр җиткән. Юл-транспорт һәлакәтләрендә барлыгы 82 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
Дәүләт автоинспекциясенең Түбән Кама районы бүлеге җитәкчесе Илдар Әхмәтҗанов сүзләренә караганда, биш айда теркәлгән һәлакәтләрне алсак, 50 очракта машина йөртүче, 10 очракта җәяүле гаепле булган. Җәяүлеләр кичүендә 18 кешене бәрдергәннәр, ишегалларында машиналар 5 җәяүлегә юл бирмәгән.
Һәлакәтләр санына күп факторлар йогынты ясый. Болар — юлларның, транспорт чараларының торышы, һава шартлары һәм тәүлек вакыты. Ләкин статистика күрсәткәнчә: башлыча аварияләр юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәмәү аркасында килеп чыккан.
Июнь аенда Сүбәләк юлында булган ике һәлакәттә ике кешенең гомере өзелгән. «Лада Гранта» машинасын йөртүче үзе белән бер юнәлештә баручы мотоцикл йөртүчегә юл бирмичә аны бәрдереп китә. Икенче очракта җиңел машина сулга борылам дип, ике катлы тоташ сызыкны кисеп чыга һәм каршы яктан килүче автомобиль белән бәрелешә. Гаепле машина йөртүче үзе реанимациягә эләгә, ә пассажиры шунда ук һәлак була.
Утырышта юллардагы куркынычсызлыкны арттыру буенча актив эш алып барылуын билгеләп үттеләр. Шәһәрдә юл чатлары һәм җәяүлеләр кичүе каршында кисәтү билгеләре һәм мәгълүмати баннерлар урнаштыралар, өстәмә светофорлар җиһазландыралар, юл билгеләрен яңарталар, махсус куркынычсызлык утраучыклары булдыралар. Шулай ук очрашуда юлларны төзекләндерү, саклык барьерлары урнаштыруның мөһимлеге, сезонга бәйле рәвештә урамнарны яктырту системаларын җайга салу кирәклеге турындагы фикерләр яңгырады.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев