21 яшьлек түбәнкамалы 500 мең сум акчасын аферистларга күчергән
Бу акчаларны ул бурычка алган.
Түбән Кама халкы мошенникларга ышануын һәм аларга үз акчаларын бирүен дәвам итә. Шулай, аферистлар хәйләсенә 74 яшьлек пенсионер эләккән. Ул 680 мең сум акчасын югалткан.
Телефон мошенникларының тагын бер корбаны — аппаратчик булып эшләүче 21 яшьлек егет. Зыян күрүче 499 мең сумны танышларыннан бурычка алуы турында сөйләде, дип хәбәр ителә Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәтендә.
Түбән Кама халкына тагын бер кат искәртәләр: цифрлы технологияләр чорында мошенниклар алдауның төрледән төрле ысулларын куллана. «Банкның куркынычсызлык хезмәте», «полиция хезмәткәрләре» яки «бәлагә юлыккан туганнар»ның шалтыратулары — аларның схемаларының бер өлеше генә.
Шуны истә тоту мөһим: рәсми оешмаларның берсе дә сездән телефон аша акча күчерү, пароль яки карта мәгълүматларын таләп итми. Нинди дә булса гамәлләр кылганчы, банкка яки дәүләт органына рәсми номер буенча шалтыратыгыз, якыннарыгыздан мәгълүматны ачыклагыз, ә инде сөйләшү шик тудыра икән, трубканы куегыз.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев