Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Полиция хәбәр итә

2024 елда Түбән Камада наркотик саткан өчен ике яшүсмерне тоткарлаганнар

Аларның эшләрендә 50 дән артык эпизод исәпләнә.

2024 елда Түбән Камада наркотиклар саткан өчен ике яшүсмер тоткарланган. Аларның эшләрендә 50 дән артык эпизод исәпләнә. Бу хакта беренчел ветераннар оешмалары әгъзаларының көч структуралары вәкилләре белән очрашуында Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе штабы начальнигы Лилия Заһретдинова хәбәр итте.

«Наркотикларның законсыз әйләнешендә балигъ булмаганнарның катнашуы җитди борчу тудыра. Нинди дә булса йортка эләгү максатыннан домофонга шалтыратып подъезд ишеген ачуны сорап торган балигъ булмаганнарга аерым игътибар бирергә телим. Яшүсмерләр наркотик матдәләр салынган полимер пакетларны яшерү белән (закладки) шөгыльләнә. Узган ел, уку йортларында аңлату эшләре алып барылуга карамастан, 50дән артык җинаять кылган ике яшүсмер наркотиклар саткан өчен тоткарланды», — дип сөйләде Лилия Заһретдинова.

Ул ачыклык керткәнчә, яшүсмерләр учетта тормаганнар һәм җинаятьчел эшчәнлек белән шөгыльләнүләрен белгәннәр, әмма җиңел акча алу теләге көчлерәк булган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев