2024 елда Түбән Кама районы юлларында 12 кеше һәлак булган
Узган атнада гына аварияләрдә 4 кеше һәлак булган.
Түбән Каманың Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәтендә катнашучыларны аеруча игътибарлы булырга өнди. Машина йөртүчеләргә тизлек режимын сакларга киңәш ителә.
Ишегалларында хәрәкәт иткәндә дә игътибарлы булырга, тизлекне арттырмаска һәм җәяүлеләр кичүләрендә тизлекне киметергә кирәк. Узган атнада аварияләрдә 4 кеше һәлак булган.
Җәяүлеләргә дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү зарур. Юлны аркылы чыкканчы, сезне үткәрүләренә ышанырга һәм шуннан соң гына юл аша чыга башларга кирәк.
«Барлык юл-транспорт һәлакәтләренең өчтән бере җәяүлеләрне бәрдерүгә туры килә, 44 бәрдерүдә ике кеше һәлак булды, 44 кеше зыян күрде. Балалар белән дә вәзгыять киеренке кала, ел башыннан бирле 33 юл-транспорт һәлакәтендә 35 бала зыян күргән», — дип сөйләде Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Илдар Әхмәтҗанов.
Дәүләт автоинспекциясе статистикасы буенча Түбән Кама районы юлларында быел 12 кеше һәлак булган һәм 158 кеше төрле җәрәхәтләр алган. 2024 елның 4 декаберенә барлыгы 129 юл һәлакәте булган. Узган елның шул ук чорында аварияләр, һәлак булучылар да күпкә күбрәк иде. 155 авария, 16 һәлак булучы һәм 183 зыян күрүче.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев