Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Узган ялларда Түбән Камада 11 исерек йөртүче тоткарланган

Мондый төр хокук бозу өчен 30 мең сум күләмендә штраф һәм ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный.

Ял көннәрендә Түбән Камада 11 машина йөртүче исерек килеш руль артына утырган.

Шәһәр Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте искәртүенчә, мондый төр хокук бозу өчен 30 мең сум күләмендә штраф һәм ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный. Ә менә ел дәвамында тагын исерек килеш руль артына утыру ике елга кадәр иректән мәхрүм итү һәм өч елга правасыз калу белән тәмамланырга мөмкин.

Шулай ук транспорт белән правасыз идарә итү штраф, арест яки мәҗбүри эшләр белән җәзалана, диелә хәбәрдә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев