Урманның да хуҗасы бар
Бер эшмәкәр тау төзегәне өчен җаваплылыкка тартылачак.
Бу хакта шәһәр прокуратурасы хәбәр итә. Социаль челтәрләрдә массакүләм чаралар оештыруда тәртип бозулар турында хәбәрләр күренә башлагач, прокуратура хезмәткәрләре тикшерү уздырган. Тикшерүнәтиҗәсендә Биклянь урманчылыгында бер эшмәкәрнең агач тау төзегәне билгеле булган. Бу урынга да, тау салырга да хокукы булмаган үзенең. Моннан кала, тау дәүләт таләпләренә туры килми. Эшмәкәр рөхсәтсез төзегән корылманы сүтәргә тиеш. Шулай ук урманнан үз белдеге белән файдалануы өчен аңа карата беркетмә төзелгән.
Фото:https://pixabay.com/ru/
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев