Үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте
Шул ук 17 гыйнвар кичендә районда үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булды.
Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, сәгать 23.05 тирәсендә Чистай-Түбән Кама автомобиль юлының 75 нче чакрымында BMW 523i автомобиле белән идарә иткән 39 яшьлек ир-ат, юл шартларын исәпкә алмыйча, куркынычсыз тизлекне сайламаган. Нәтиҗәдә автомобиль юл кырыена төшеп, түбәсе белән әйләнеп капланган.
Чит ил машинасын йөртүче, ашыгыч медицина ярдәме килгәнче үк, вакыйга урынында һәлак булган. Хәзерге вакытта юл-транспорт һәлакәтенең барлык сәбәпләрен һәм шартларын Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре ачыклый.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев