Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Полиция хәбәр итә

Түбәнкамалы мошенникларга 512 мең сум акча күчергән

Алдартазлар үзләрен кәрәзле компания хезмәткәрләре дип таныштыра.

Түбән Камада 22 яшьлек кыз полициягә мөрәҗәгать иткән, сөйләвенчә аңа үзен кәрәзле компания хезмәткәре дип таныштырган хатын-кыз шалтырата. Сим-картаның гамәлдә булу вакыты бетү сылтавы белән шалтыратучы кызны телефонга килгән кодны әйтергә күндерә.

Аннары кыз белән үзен дәүләт хезмәтләре порталы хезмәткәре дип таныштырган башка җинаятьче сөйләшә. Ир-ат сәөйләвенчә, имеш, мошенниклар кызның шәхси кабинетына кергән һәм кредитка гариза рәсмиләштергән. Законсыз операцияне булдырмас өчен, кызга барлык акчаларны «куркынычсыз счетларга» күчерергә тәкъдим ителә.

Мошенникларның күрсәтмәләре буенча, түбәнкамалы алар күрсәткән счетларга 512 мең сум күчерә.

Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә чит кешеләр белән аралашканда уяу булырга кирәклеген искәртәләр һәм кәрәзле операторлар хезмәткәрләре клиентларга килешүне озайту кирәклеге турында мәгълүмат белән шалтыратмыйлар, дип кисәтәләр. Элемтә хезмәтләрен күрсәтүгә килешүләр билгесез вакытка төзелә һәм компания офисына шәхси визит вакытында абонент инициативасы буенча гына өзелергә мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев