Түбәнкамалы мошенникларга 4 миллион сумнан артык акчасын биргән
Мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгатылган.
Түбән Камада 64 яшьлек җирле хатын-кыз 4,13 млн сум күләмендә барлык акчаларын югалтып, мошенниклар корбаны булган.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, хатын-кызга үзен ФСБ хезмәткәре дип таныштырган билгесез зат шалтырата, ул мошенниклар тарафыннан аның исеменә кредитлар рәсмиләштерү омтылышлары турында кисәтә.
Берникадәр вакыттан соң үзен Росфинмониторинг хезмәткәре дип атаган икенче җинаятьче пенсионерканы барлык акчаларны «куркынычсыз счетларга» күчерергә күндерә. Хатын-кыз мошенникларның таләпләрен үти, барлык тупланмаларын күрсәтелгән реквизитларга күчерә.
Мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгатылган.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев