Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбәнкамалы мошенникларга 1,8 млн сумга якын акча күчергән

Әлеге факт буенча РФ ҖК 159 маддәсенең дүртенче өлеше буенча («Мошенниклык») җинаять эше кузгатылган.

Түбән Камада яшәүче 51 яшьлек хатын-кыз, инвестицияләр белән акча эшлим дип уйлап, мошенникларга 1 779 000 сум акча күчергән.

Хатын-кыз интернетта акча эшләү тәкъдимен күреп, телефон номерын калдырган. Аның белән үзен инвестиция фирмасы хезмәткәрләре дип таныштырган алдартазлар элемтәгә керә.

Аларның җитәкчелегендә ул смартфонына биржада сату өчен кушымта урнаштыра, ә аннары күп тапкырлар «брокерлык» счетын тулыландыра.
Акчаның бер өлешен ул банк һәм микрофинанс оешмаларыннан кредитка алган.

Гомумән алганда, түбәнкамалы мошенниклар белән бер айдан артык аралашкан, ахыр чиктә алар элемтәгә керүдән туктаган. Хатын булган хәл турында улына сөйли, ул әнисенә аны алдаганнарын аңлата.

Әлеге факт буенча РФ ҖК 159 маддәсенең дүртенче өлеше буенча («Мошенниклык») җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенең матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев