Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбәнкамалы акча эшләү нияте белән алдартазлар тозагына капкан

Аңа таныш булмаган номердан бер кыз шалтыратып, үзен кадрлар агентлыгы хезмәткәре дип таныштыра.

Түбәнкамалы ханым текстларны күчереп җибәреп, акча эшләү нияте белән, алдартазлар тозагына капкан. 

Аңа таныш булмаган номердан бер кыз шалтыратып, үзен кадрлар агентлыгы хезмәткәре дип таныштыра. Әлеге 65 яшьлек хатын-кызга бары тик төрле адресларга хатлар җибәрергә һәм бирелгән текстны күчереп язарга гына кирәк дип, аңа вакансия тәкъдим итә. Әлбәттә, шәһәрдәшебезне бу эш кызыксындыра. Алга таба сөйләшү барышында укырга һәм банкта «шәхси кабинет» ачарга кирәк булачак икән. Имештер, эш хакы шунда күчеп барачак. 

Түбәнкамалы үзе дә аңламыйча, банкның кушымтасында ниндидер операцияләр башкарып, картасыннан акчаның башта телефон номерына, ә аннары эш бирүче оешманың балансына күчерә. Шалтыратучы кыз акчаның килгәнен, әмма алар доллар белән булганга, сумнарга күчерергә кирәклеген әйтә. Киләсе шалтырату «юрист» тан була, билгесез ират кушуы буенча хатын-кыз тагын күпмедер акчасын алдартазларга күчерә. 

Ир-ат әле кредит линиясен расларга кирәклеген әйтеп, түбәнкамалыны банкка җибәрә. Бәхетенә, документларны рәсмиләштерү өчен аңа икенче көнне килергә тәкъдим итәләр. Теге «юрист» берничә көннән элемтәгә чыгарга вәгъдә бирсә дә, кабат шалтыратучы булмый.

Шуннан соң гына акчасыннан колак каккан шәһәрдәшебез үзен алдаганнарына төшенеп, полициягә мөрәҗәгать иткән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев