Түбән Камада тәүлек эчендә 52 машина йөртүчегә штраф билгеләнде
Аларда бары тик автомобильләр генә зыян күргән.
Түбән Камада 29 гыйнварда 15 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда бары тик автомобильләр генә зыян күргән.
Шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, узган тәүлектә бер машина йөртүче исерек хәлдә тоткарланган һәм хокукларыннан мәхрүм ителгән. Тагын берсе машина йөртү таныклыгыннан башка йөргән өчен тоткарланган.
Моннан тыш, 4 йөртүче юлда машиналарны узып китү кагыйдәләрен бозган, 52 кеше куркынычсызлык каешын эләктермичә юл хәрәкәтендә катнашкан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев