Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада самокат һәм велосипедта йөрүчеләрне тикшерәләр

Дәүләт автоинспекторлары профилактика рейдлары үткәрә.

Түбән Кама дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ белән берлектә самокатчылар һәм велосипедчылар арасында профилактик рейд үткәрделәр.

«Игътибар — балалар!» операциясе кысаларында инспекторлар көн саен электросамокат кулланучылар арасында хокук бозучыларны ачыклый, дип аңлаттылар Дәүләт автоинспекциясендә. Ә хокук бозучылар күп. Түбән Кама халкы, нигездә, юлны чыкканда шәхси мобильлек чарасыннан төшми, яки бер транспорт чарасына икешәр кеше утыра.

Рейд күрсәткәнчә, шәхси мобильлек чараларын йөртүчеләрнең күпчелеге яңа таләпләрнең барлык нечкәлекләрен яхшы беләләр, ләкин еш кына аларны санга сукмыйлар. «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен патруль машинасын һәм ГАИ хезмәткәрләрен күргәч кенә үти башлыйлар», — дип билгеләп үтә ведомствоның матбугат хезмәте.

Мондый рейдлар көн саен узачак.

Быел Түбән Кама юлларында 11 бала зыян күргән, шуларның 5се авария вакытында транспорт чаралары эчендә булган. Шуңа күрә бүген машина йөртүчеләрнең балаларны машинада йөртү кагыйдәләрен үтәүләрен дә тикшерделәр. Балалар креслосын куллану мәҗбүри һәм бу кагыйдәне үтәү зарур, дип искә төшерә инспекторлар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев