Түбән Камада мошенниклар укытучыны, токарьны һәм эшсез кешене 7 миллион сумга алдаган
Барлык фактлар буенча «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эшләре кузгатылган.
Түбән Камада берничә алдау очрагы теркәлгән, нәтиҗәдә җинаятьчеләр шәһәрдә яшәүчеләрнең 7 миллион сумга якын акчасын үзләштергән. Аладуның сәбәбе — санкциясез акчаны күчерү (несанкционированное списание).
Күппрофильле көллиятнең 38 яшьлек укытучысы аферистлар корбаны була һәм 300 мең сум күләмендә шәхси акчасын югалта.
27 яшьлек эшсез мошенникларга 90 мең сум күчерә, ә аннары алар күрсәтмәсе буенча 1,9 миллион сумлык кредит рәсмиләштерә, аларны шулай ук җинаятьчеләргә тапшыра.
Иң зур зыян 37 яшьлек токарьга килгән. Мошенниклар аны күрсәтелгән счетка 5 миллион сум күчерергә күндерә. Шул ук вакытта ир-ат кредитлар да рәсмиләштерми һәм үз акчасын да югалтмый — мошенникларга биргән акчалар аңа саклауга тапшырылган була.
Барлык фактлар буенча «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эшләре кузгатылган.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев