Түбән Камада исерек килеш машина йөртүчеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләре кимегән
Аварияләр саны 2023 ел белән чагыштырганда 10 процентка кимегән.
2024 елда Түбән Камада исерек килеш машина йөртүчеләр катнашында 11 юл-транспорт һәлакәте булган.
Шәһәр дәүләт автоинспекциясендә билгеләп үтүләренчә, аварияләр саны 2023 ел белән чагыштырганда 10 процентка кимегән.
Автоинспекторлар ассызыклаганча: уңай динамика — шул исәптән системалы аңлату һәм белем күтәрү эше нәтиҗәсе. Әйтик, шәһәрдә «Автотрезвость» дәресләре уза, аларда машина йөртүчеләргә исерек килеш машина йөртү нәтиҗәләре һәм закон буенча җаваплылык чаралары турында сөйлиләр.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев