Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада яшүсмерне машина бәрдергән

Яшүсмер хастаханәдә.

Түбән Камада 17 яшьлек яшүсмерне машина бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәте Вахитов проспектындагы 32 нче йорт каршында 5 июньдә 18 сәгать 30 минут тирәсендә була.

Беренчел версия буенча, Renault Duster машинасының 75 яшьлек шоферы светофорсыз урында җәяүлеләр кичүе аша юлны аркылы чыгучы егеткә юл бирмәгән. 

Һәлакәт нәтиҗәсендә зыян күрүченең бот сөяге сынган. Яшүсмер хастаханәдә, дип хәбәр иттеләр шәһәр дәүләт автоинспекциясендә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев