Түбән Камада яшәүче тонировкаланган автомобиль өчен 6 тәүлеккә кулга алынган
Түбән Кама дәүләт автоинспекциясе пыялаларның яктылык үткәрү нормасы 70% тан да ким булмаска тиешлеген искә төшерә.
Түбән Каманың Тынычлык проспектында 8 июньдә ГАИ экипажы пыялалары караңгылатылган «ВАЗ-211440» маркалы автомобильне туктатты. Әлеге машина йөртүчегә карата беркетмә төзелде.
Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары базасы буенча тикшерү вакытында ир-атның тонировка өчен берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылуы ачыкланган. Полиция хезмәткәренең законлы таләбен үтәмәгән өчен машина йөртүчегә карата административ материал төзелә. Түбәнкамалы судка җибәрелгән. Суд карары буенча ул РФ Административ хокук бозулар Кодексының 19.3 өлеше буенча гаепле дип табыла һәм 6 тәүлеккә административ кулга алына.
Түбән Кама дәүләт автоинспекциясе пыялаларның яктылык үткәрү нормасы 70% тан да ким булмаска тиешлеген искә төшерә. Тонировкаланган пыяла урнаштырылган транспорт чарасы белән идарә иткән өчен 500 сум күләмендә административ җаваплылык каралган. Әгәр машина йөртүче тонировканы бетерүдән баш тартса, хокук бозучыга карата РФ КоАП 19.3 маддәсенең 1 өлеше буенча административ беркетмә төзеләчәк («Полиция хезмәткәренең законлы таләбен үтәмәү»). Әлеге хокук бозу өчен 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу каралган.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев