Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада яшәүче шәфкать туташы алдакчылар корбаны булган

Әлеге факт буенча «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Түбән Камада 37 яшьлек шәфкать туташы, мондый җинаятьләр турында хәбәрдар булуына карамастан, популяр алдау схемасының корбаны булган.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, хатын-кызга башта Пенсия Фондының ялган хезмәткәрләре шалтырата һәм аны «стажын яңадан исәпләү» кирәклегенә ышандыралар. Дөрес булмаган мәгълүматлар аркасында азрак пенсия алачакмын дип куркып, ул мошенникларга SMS кодын хәбәр итә. 

Тиздән аңа үзен дәүләт хезмәтләре порталы вәкиле дип таныштырган кеше шалтырата һәм түбәнкамлыны әле генә җинаятьчеләргә мәгълүмат тапшырдың, дип кисәтәләр. Яңа «белгечләр» җитәкчелегендә хәлне төзәтергә теләп, хатын-кыз 50 мең сумнан артык акча югалта.

Әлеге факт буенча «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев