Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада яшәүче ир-ат танышының акчасын үзләштергән

Вакыйга шушы елның августында булган.

Түбән Камада танышының картасын үзләштереп, андагы акчаларны яшерен сарыф иткән ир-атны хөкем иттеләр. 

Вакыйга шушы елның августында булган. 35 яшьлек ир танышының картасын кулына төшерә һәм андагы акчаларны сарыф итәргә тотына. Картаның PIN кодын белгәнгә, банкоматлардан акча алу кыенлык тудырмый. Зыян күрүче картасы югалуны ачыклау белән үк полициягә мөрәҗәгать итә.

Хокук сакчылары җинаятьченең кем булуын берничә сәгать эчендә ачыклый. Алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, ул бу вакыт эчендә якынча 20 мең сум акчаны сарыф итеп өлгерә. Соңрак ачыкланганча, җинаятьче бу вакытта исерек була.

Дәүләт гаепләүчесе ир-атка карата ике ел алты айга кадәр шартлы срок, шулай ук алкоголизм һәм наркоманиядән мәҗбүри дәвалау билгели. Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таный, гафу үтенә, китерелгән зыянны каплый, шуңа күрә зыян күрүче аны кичерә.

Нәтиҗәдә, суд ир-атка бер ел һәм алты ай күләмендә шартлы срок билгели. Гаепләнүче суд карары белән ризалаша һәм шикаять бирергә җыенмый.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев