Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада ял көннәрендә исерек килеш руль артына утырган 12 кеше машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән

Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Узган ял көннәрендә 12 түбәнкамалы машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән. Сәбәбе — руль артына исерек килеш утыру, дип хәбәр итә шәһәр Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте.

«Хокук бозучыларга карата административ материаллар төзелгән, аларның автомобильләре махсус тукталышка куелган», — дип билгеләп үттеләр дәүләт автоинспекциясендә.

Инспекторлар искәрткәнчә, исерек килеш машина йөрткән өчен 30 мең сум күләмендә штраф каралган. Моннан тыш, ике елга машина йөртү таныклыгын да алалар. Ә инде икенче тапкыр исерек килеш ЮХИДИ кулына эләккән кешене ике елга ирегеннән мәхрүм итәргә дә мөмкиннәр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев