Түбән Камада якшәмбе көнне 3 машина йөртүче руль артында исерек килеш тотылган
Алар транспорт чарасы белән идарә итүдән читләштерелгән, автолары махсус тукталышка куелган.
Түбән Камада узган тәүлектә 9 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда бары тик автомобильләр генә зыян күргән.
Моннан тыш, шәһәр автоинспекциясенең матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, 3 машина йөртүче исерек хәлдә булган, бер кешенең машина йөртү хокукы булмаган. Алар транспорт чарасы белән идарә итүдән читләштерелгән, автолары махсус тукталышка куелган.
Шулай ук куркынычсызлык каешын эләктермәгән 33 машина йөртүчегә һәм балаларны махсус утыргычсыз йөрткән 7 йөртүчегә штраф билгеләнгән.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев