Түбән Камада ГАИ хезмәткәрләре бер ай эчендә 1,5 меңгә якын йөртүчене тоткарлаган
Профилактик чара барышында 1 437 хокук бозу очрагы ачыкланган.
Түбән Камада 21 гыйнвардан 19 февральгә кадәр үткәрелгән «Куркынычсызлык каешы» операциясенә нәтиҗә ясадылар.
Профилактик чара барышында 1 437 хокук бозу очрагы ачыкланган. Аларның барысына да 1,5 мең сум штраф билгеләнгән, дип хәбәр иттеләр шәһәр дәүләт автоинспекциясендә.
Хокук сакчылары искә төшерә: куркынычсызлык каешын куллану юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булу яки җәрәхәтләнү ихтималын алгы утыргычта йөртүче һәм пассажирлар өчен — 50 процентка, арткы утыргычтагы пассажирлар өчен 25 процентка киметә. Машина әйләнеп капланганда куркынычсызлык каешын эләктергән булу исән калу шансын биш тапкырга арттыра.
Фото: t. me/GIBDDNIGNEKAMSK
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев