Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада ел башыннан 26 исерек машина йөртүчене ачыклаганнар

Бәйрәм чорында машина йөртүчеләрнең аеклыгын контрольдә тоту көчәйтелгән.

Түбән Кама дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре 2026 ел башыннан руль артына исерек хәлдә утырган 26 машина йөртүчене тоткарлаган һәм идарә итүдән читләштергән.

Бәйрәм чорында машина йөртүчеләрнең аеклыгын контрольдә тоту көчәйтелгән. Ачыкланган хокук бозучылар арасында бер машина йөртүче кабат тоткарланган, бу инде административ түгел, ә җинаять җаваплылыгына китерә.

Дәүләт автоинспекциясендә ассызыклаганча, исерек килеш автомобиль белән идарә итү — үзеңнекен генә түгел, ә башка юл хәрәкәтендә катнашучыларның гомерләрен дә куркыныч астына кую дигән сүз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев