Түбән Камада бер машина юл читендә торган ике машинаны бәрдергән
Юл һәлакәте нәтиҗәсендә «ВАЗ» автомобиле йөртүчесе зыян күрә.
Шимбә, 8 февральдә, көндезге сәгать өчләр тирәсендә Түбән Каманың Химиклар проспектындагы 57 нче йорт янында җиңел автомобиль йөртүчесе юл читендә торган ике машинаны бәрдергән.
Беренчел мәгълүматлар буенча, «ВАЗ-2114» автомобиленең 19 яшьлек йөртүчесе юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итәрлек тизлекне исәпкә алмаган һәм юл буенда туктап торган «Лада Приора» һәм Audi Q5 автомобильләренә бәрелгән.
Юл һәлакәте нәтиҗәсендә «ВАЗ» автомобиле йөртүчесе зыян күрә. Ул хастаханәдә. Юл-транспорт һәлакәте шартлары ачыклана, дип хәбәр итә Түбән Каманың ДАИ матбугат хезмәте.
Фото: Түбән Кама Дәүләт автоинспекциясе
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев