Түбән Камада автоинспекторлар «Тоннель» операциясе барышында 45 хокук бозу очрагын ачыклаган
Иң популяр хокук бозу — куркынычсызлык каешын эләктермәү.
Түбән Камада машина йөртүчеләрне тикшерделәр. «Тоннель» операциясе нәтиҗәләре буенча Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 45 очрагын ачыклаган.
Иң популяр хокук бозу — куркынычсызлык каешын эләктермәү. Моның өчен хокук саклаучылар 13 кешегә штраф билгеләде. Автомобиль пыяласын артык тонировкалау — хокук бозулар саны буенча шулай ук алдынгы: 12 машина йөртүчегә штраф билгеләнде һәм административ кулга алу куркынычы астында тонировканы салдыру таләп ителде.
Бер йөртүче таныклыксыз тоткарланган, алты шофер балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган, тагын бер йөртүче җәяүлегә юл бирмәгән.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев