Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада «Җәяүле» операциясе башланды

Чара 31 октябрьдән 9 ноябрьгә кадәр узачак.

Түбән Кама халкына шәһәрдә «Җәяүле» операциясе башлануы турында хәбәр иттеләр.

Шәһәр Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чара 31 октябрьдән 9 ноябрьгә кадәр узачак.

Шуңа күрә инспекторлар җәяүлеләрнең исенә төшерә:

  • бернинди очракта да юл аша йөгереп чыгарга кирәкми, хәтта җәяүлеләр кичүе аша да! Кичү буенча атлап кына чыгарга рөхсәт ителә;
  • күренә торган кием һәм яктылык кайтаручы аксессуарлар — машина йөртүчеләр сезне күрсен өчен иң җиңел ысулларның берсе.

ЮХИДИ хезмәткәрләренең автомобильчеләр өчен дә киңәшләре бар:

  • тизлек режимын дөрес сайларга һәм аннан арттырмаска, кисәк тормозга басудан сакланырга кирәк;
  • алда хәрәкәт итүче транспортка кадәр куркынычсыз дистанцияне саклагыз;
  • җәмәгать транспорты тукталышларына һәм җәяүлеләр кичүенә якынлашканда, хәрәкәт тизлеген алдан ук киметергә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев