Түбән Камада 2024 елда тонировка өчен 3,2 меңнән артык штраф салынган
Рейдлар даими үткәрелә.
Түбән Камада 2024 елда тонировкаланган пыялалы автомобильләрне ачыклау буенча чаралар даими рәвештә уздырылды.
Шәһәр дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, рейдлар барышында хокук саклаучылар тарафыннан РФ КоАП 12.5 маддәсенең 3.1 өлеше буенча 3,2 мең хокук бозу ачыкланган.
Моннан тыш, тонировка яратучы 36 йөртүче полиция хезмәткәренең законлы боерыгына буйсынмаган өчен административ җаваплылыкка тартылган.
«Машина пыялаларын чамадан тыш тонировкалау йөртүчегә юлны күрергә комачаулый, ә һава торышы начар булганда бу аеруча куркыныч. Машина йөртүче аның тирәсендә ниләр барганын ачык күрергә һәм юлда теләсә нинди үзгәрешләргә әзер булырга тиеш», — дип искә төшерә инспекторлар.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев