Түбән Камада 19 яшьлек шофер җәяүлене бәрдергән
Зыян күрүче хәзер хастаханәдә.

Пәнҗешәмбе, 11 июльдә, Түбән Каманың Менделеев урамында җәяүлене бәрдерәләр.
«Форд Фокус» тәгәрмәчләре астында 47 яшьлек җәяүле кала. Руль артында 19 яшьлек шофер булган.
Бәрдерү нәтиҗәсендә зыян күрүченең аягы җәрәхәтләнгән, ул хастаханәдә, дип хәбәр итә шәһәр дәүләт автоинспекциясе.
Фото: Түбән Кама районы буенча ДАИ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев