Түбән Кама районындагы трассада пенсионер катнашындагы юл-транспорт һәлакәте видеога эләккән
Бу хакта Түбән Кама районы буенча ГАИ бүлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Якшәмбе көнне, 5 октябрьдә, Түбән Кама районында Яңа Чишмә — Ширәмәт киселешендә Renault Logan һәм 14 нче модельле «Лада» машиналары бәрелешә. Бу хакта Түбән Кама районы буенча ГАИ бүлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Беренчел мәгълүматлар буенча, Оша авылы ягыннан Яңа Чишмәгә таба барган «Логан» машинасының 65 яшьлек йөртүчесе Ширәмәт ягыннан Яңа Чишмәгә таба барган «Лада» машинасына юл бирмәгән.
Нәтиҗәдә «Лада» «Логан» автомобиленә бәрелә.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә «Лада»ның 63 яшьлек пассажиры төрле җәрәхәтләр белән медучрежениегә китерелгән, әмма госпитализация таләп ителми.
Фото: Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенең ГАИ бүлеге матбугат хезмәте
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев