Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Полиция хәбәр итә

Түбән Кама районында 5 ай эчендә 62 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән

Нәтиҗәдә 82 кеше җәрәхәтләр алган.

Гыйнвардан майга кадәр Түбән Кама районы юлларында 62 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, нәтиҗәдә 82 кеше җәрәхәтләр алган. Шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, балалар травматизмы белән бәйле вәзгыять аеруча борчу тудыра — зыян күрүчеләр арасында 16 яшькә кадәрге 16 балигъ булмаган бала да бар.

Аварияләрнең төп сәбәпләре дип хокук саклаучылар машина йөртүчеләрнең тизлек режимын һәм юл киселешләрендә йөрү кагыйдәләрен бозуны, шулай ук җәяүлеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүләрен атый. Транспорт белән исерек хәлдә һәм машина йөртү таныклыгыннан башка идарә итү очраклары җитди проблема тудыра. 2025 ел башыннан шундый 480 очрак ачыкланган инде.

Юл куркынычсызлыгын профилактикалау кысаларында ДАИ хезмәткәрләре кагыйдәләрнең үтәлешен контрольдә тотуны көчәйтте. Гыйнвардан бирле 15 меңнән артык хокук бозу очрагы, шул исәптән исерек хәлдә машина йөртүнең 305 очрагы һәм машина йөртү таныклыгы булмаган килеш рульгә утыруның 178 очрагы ачыкланган.

Июньдә Татарстанда аварияләрне киметү буенча махсус чараларның яңа этабы старт алды. Юл-патруль хезмәте инспекторлары: исерек хәлдә машина йөртү, таныклыгы булмаган яки машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән затларның транспорт белән идарә итүе, шулай ук җәяүлеләр кичүләрен узу кагыйдәләренең үтәлешен тикшерүгә зур игътибарларын бирәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев