Түбән Кама районында 2024 елда каршы як полосага чыгу сәбәпле 9 юл һәлакәте теркәлгән
Аларда 2 кеше һәлак булган һәм 19 кеше төрле җәрәхәтләр алган.
Түбән Кама районында каршы як полосага чыгу сәбәпле 2024 елда булган хәлләрнең кайгылы статистикасы билгеле булды. Барлыгы 9 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 2 кеше һәлак булган һәм 19 кеше төрле җәрәхәтләр алган.
1 гыйнвардан әлеге хокук бозу өчен штраф күләме 7,5 мең сум тәшкил итә, дип искә төшерә Дәүләт автоинспекциясе. Моннан тыш, штраф 4 айдан 6 айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү белән алыштырылырга мөмкин. Ә кагыйдәләрне кабат үтәмәгән очракта — бер елга кадәр.
«Кышкы юл үзенчәлекләрен исәпкә алып, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез», — дип киңәш итә Түбән Кама муниципаль районы буенча ДАИ бүлеге начальнигы Илдар Әхмәтҗанов.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев