Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Кама районында 2023 елда 42 җәяүлене бәрдергәннәр

Таптатуларның күпчелеге тәүлекнең караңгы вакытында була.

2023 елның 11 аенда Түбән Кама муниципаль районы территориясендә җәяүлеләрне таптатуның 42 очрагы булган. Җиде кеше һәлак булган, 35 кеше зыян күргән, дип хәбәр итә Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте.

Таптатуларның күпчелеге тәүлекнең караңгы вакытында була. Бу — шоферның юлда кара киемле җәяүлене вакытында күреп, машинаны тиз генә туктата алмавы белән бәйле.

«Җәяүлеләргә килгәндә, караңгыда машина йөртүчегә юлның начаррак күренүен һәркем дә аңлап бетерми. Шуңа күрә күп кенә җәяүлеләр көндезге кебек үк юл аша үтә», — дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Шуңа бәйле рәвештә ЮХИДИ хезмәткәрләре җәяүлеләргә мөмкин кадәр күренеп тора торган өске кием киергә киңәш итә, ә шоферларга җәяүлеләр кичүенә якынлашканда тизлекне киметергә һәм бик игътибарлы булырга кирәклеген искәртә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев