Түбән Кама кешесе мошенникларга 1,6 миллион сум акчасын биргән
Зыян күрүче кредитлар алырга да өлгерә.
Түбән Камада яшәүче 52 яшьлек хатын-кыз мошенниклар белән элемтәгә керә һәм зур суммада акча югалта.
Зыян күрүче өстәмә акча эшләмәкче булып, банкның мобиль кушымтасында сылтама буенча уза һәм инвестицияләр турында рекламага тап була.
Соңрак хатын-кыз белән билгесез ир-ат элемтәгә керә һәм акча эшләргә тәкъдим итә. Башта ул акчаларны «брокер счетына» салырга куша. Аннары ят кеше «уңайлы аралашу» өчен зыян күрүчегә экран демонстрациясе белән кушымта куюны сорый, нәтиҗәдә, шуның ярдәмендә мошенник телефонга килгән барлык кодларны күрә ала.
Әңгәмәдәш җитәкчелегендә түбәнкамалы үзенең барлык тупланмаларын күчерә, ә соңрак кредитлар рәсмиләштерә. Нәтиҗәдә, зыян күрүче 1,6 млн сумнан артык акча югалта, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев