Түбән Кама кешесе ялган почта хезмәткәренә ышанып ярты миллион сум акчасын югалткан
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Түбән Камада яшәүче хатын-кыз телефон мошенникларына ышанып ярты миллион сум акчасын югалткан.
53 яшьлек зыян күрүчегә билгесез кеше шалтырата һәм үзен почта хезмәткәре дип таныштыра. Почта хезмәткәре хатын-кызның посылкасы кире почта бүлегенә кайтты дип хәбәр итә һәм аны алу өчен хатынга SMS та килгән кодны әйтергә куша.
Түбәнкамалы шулай эшли дә. Нәтиҗәдә ул шалтыратучыга дәүләт хезмәтләре порталына керү мөмкинлеген бирә. Шуннан соң зыян күрүчегә «тикшерүче» шалтырата, ул аның мошенниклар корбаны булуын һәм аның исеменә, имеш, кредитлар рәсмиләштерелүен әйтә. Шул рәвешле хатын-кыз ярты миллион сум акчасын югалта.
Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе («Мошенниклык») буенча җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итәләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәтендә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев