Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Полиция хәбәр итә

Түбән Кама юлларында 2024 елда 48 җәяүлене бәрдергәннәр

Аларда ике кеше һәлак булган.

2024 елда Түбән Кама юлларында җәяүлеләрне бәрдерүнең 48 очрагы теркәлгән, аларда ике кеше һәлак булган һәм 47 кеше зыян күргән. Җәяүлеләр кичүләрендә кеше бәрдерүнең 16 очрагы билгеле.

Шуңа бәйле рәвештә ДАИ матбугат хезмәтендә җәяүлеләр кичүләрен узганда бик игътибарлы булырга кирәклеген искәртәләр.

«Җәяүлеләр шулай ук үз куркынычсызлыклары турында кайгыртырга тиеш! Машина юлын җәяүлеләр кичүе аша гына чыгарга, телефон һәм наушниклардан файдаланмаска, капюшоннарны салырга, ишегалларында бик игътибарлы булырга, юл читендә туктап торган машина артыннан чыкмаска һәм киемдә яктылыкны кире кайтара торган элементлар булуны кайгыртырга кирәк», — дип ассызыкладылар инспекторлар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев