Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Кама янында ике исерек шофер тоткарланган

Аларга карата җинаять эшләре кузгатылган.

Түбән Кама районының Олы Афанас авылында бу атнада ике исерек автомобильчене тоткарладылар.

26 сентябрьдә төнге сәгать 12дә Покровская урамында 34 яшьлек ир-ат идарә иткән машина туктатыла. Йөртүченең исереклек билгеләре булганлыгы ачыклана. Әйтергә кирәк, бу йөртүченең моңа кадәр дә шундый ук хокук бозу өчен җаваплылыкка тартылганы булган. Исерек килеш машина йөрткән өчен аңа карата РФ ҖК 264.1 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Икенче очрак 28 сентябрьдә Юбилей урамында була. 55 яшьлек ир-атка карата кабат исерек килеш руль артына утырганы өчен җинаять эше кузгатылган.

Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев