Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада 12 яшьлек малайны җәяүлеләр кичүендә бәрдергәннәр

22 июнь көнне Түбән Камада Студентлар урамының 14а йорты янында яшүсмерне бәрдергәннәр.

“Рено Каптюр” җиңел машинасы белән идарә итүче 36 яшьлек шофер, борылышта юл бирмичә, светофорның яшел уты янган вакытта юл аша самокатта чыгып баручы 12 яшьлек малайны бәрдергән.

“Җәяүленең уң терсәк буыны hәм арканың йомшак тукымалары җәрәхәтләнгән. Малайга Балалар хастаханәсенәдә медицина ярдәме күрсәтелде. Хәзер юл-транспорт һәлакәтенең барлык шартлары ачыклана”, - дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Илдар Әхмәтҗанов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев