Түбән Кама районында ике браконьерны тоткарлаганнар
Түбән Кама районында Кама елгасында полицейскийлар ике браконьерны тоткарлаган.
Бу хакта Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
5 нче июньгә кадәр Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларының барлык сулыкларында һәм елгаларында балык тоту тыела.
Шулай итеп, җинаять өстендә тотылган һәм балык тоту челтәре ярдәмендә законсыз рәвештә балык тоткан ир-атларны тоткарланганнар. Алардан ятьмәләр, көймәләр һәм тотылган балык алынган.
Әлеге фактлар буенча “Су биологик ресурсларын законсыз чыгару (тоту))” маддәсе буенча җинаять эшләре кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев