Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Полиция хәбәр итә

Үзе теләгәнме? Түбән Камада 15 яшьлек кыз югары каттан егылган. Тынычлык урамындагы йортларның берсендә урнашкан офис козырегына төшеп күптөрле җәрәхәтләрдән җан биргән. Кыз әнисе белән генә яшәгән, быел 9нчы сыйныфка барасы булган. Мәктәптә аның турында бары яхшы итеп сөйлиләр: актив, әйбәт укыган, бию белән шөгыльләнгән. Юра- маларның берсе буенча, ул...

Үзе теләгәнме?
Түбән Камада 15 яшьлек кыз югары каттан егылган. Тынычлык урамындагы йортларның берсендә урнашкан офис козырегына төшеп күптөрле җәрәхәтләрдән җан биргән.
Кыз әнисе белән генә яшәгән, быел 9нчы сыйныфка барасы булган. Мәктәптә аның турында бары яхшы итеп сөйлиләр: актив, әйбәт укыган, бию белән шөгыльләнгән. Юра- маларның берсе буенча, ул тәрәзәдән үзе сикергән. Аңа кадәр якыннарына видеоязма да калдырган. Тикшерү бара.
Игътибарсызлык
бәлагә китерде
Канализация коесыннан чыгучы ирне «Ниссан Жук» машинасы таптата. Автомобиль рулендә булган хатын-кыз аны күрмәгән.
Очрак Лемаев мәйданы янындагы рестораннарның берсендә була. Бу көнне эшче электр чыбыкларын һәм кабельләрне тикшергән. Эш күп вакыт алмаса да, ул аны тәмамлый алмаган. Һәлакәт нәтиҗәсендә, зыян күрүченең күкрәк читлеге, эче, биле җәрәхәтләнгән, ул дәваханәгә озатылган. Түбән Кама ЮХИДИнең пропаганда бүлеге инспекторы вазифаларын башкаручы Раил Габидуллин әйтүенчә, люк газонда булу сәбәпле, һәлакәттә хатын-кыз гаепле.
 
Кеше агулап
акча эшләгәннәр
Шәһәр судында ике кешенең контрафакт алкоголь саклау һәм сатуы турындагы эш каралган. Ирләр сәламәтлек өчен зыянлы булган әлеге сыеклыклы канистрлар белән сатып алган.
Май аенда алар Санкт-Петербургта 150 канистр (600 литр) алкоголь эчемлек юнәткән. «Эшмәкәрләр» товарны Төзүчеләр поселогындагы бер йорт янына куйган автомобильдә саклаганнар. Билгеле, бернинди акциз маркалары да, рәсми документлары да булмаган. Сыеклыкны җинаятьчеләр барлыгы 50 мең сумга сатканнар. Алар элек хөкемгә тартылмаган, икесенең дә кечкенә балалары бар. Хөкем әлегә чыгарылмаган, киләсе утырыш ике атнадан булачак.
Юл бирмәгән
Тынычлык урамында урнашкан 18б йорт каршындагы юлда сәгать кичке 7ләр тирәсендә «Киа Сид» автомобиле юл аша чыгучы җәяүлене таптаткан.
Аннан шул ук юнәлештә баручы «Хундай Сантафе» машинасына бәрелгән. Нәтиҗәдә, 39 яшьлек җәяүле күптөрле җәрәхәтләр белән (үкчә сөяге сынган, колак яфрагы ертылган һ.б.) дәваханәгә озатылган.
Йөк машиналары җитештерүче шин заводы каршындагы юлда BALTMOTORS мотоциклы, Яр Чаллы ягыннан килгәндә идарәне югалтып, бордюрга бәрелеп әйләнеп капланган. Нәтиҗәдә, балтыр сөяге сынган ир дәваханәгә озатылган.
Мәгълүмат «НТР»
сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев