Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Олы яшьтәге түбәнкамалы аферистларга 270 мең сум акча күчерә һәм алар өчен аздан гына кредит алмый кала

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

76 яшьлек түбәнкамалы телефон алдакчыларына ышана һәм аларга 270 мең сум акча күчерә.

Зыян күрүче сүзләренчә, 10 ноябрьдә аңа бер кыз шалтырата. Кыз үзен кәрәзле оператор хезмәткәре дип таныштыра. Кыз, түбәнкамалының номеры буенча килешү вакытының бетүе сәбәпле, аны озайтырга кирәк, дип аңлата. Пенсионерка, кызның күрсәтмәләрен үтәп, аңа үзенең ИНН номерын әйтеп бирә.

Аннары аңа «Үзәк банкның иминлек хезмәте хезмәткәре» шалтырата. Ир-ат аңлатканча, кемдер пенсионерның счетыннан акча алырга һәм аның исеменә кредит рәсмиләштерергә тырышкан. Ир-ат бу эшләр турында беркемгә дә хәбәр итәргә ярамый дип кисәтә. Зыян күрүче исәп счетыннан 270 мең сум акчаны алып, күрсәтелгән счетка күчерә.

Аннары пенсионерка банкка бара һәм тагын 270 мең сумга кредит рәсмиләштерергә тели. Ләкин аңа шул вакытта килене шалтырата һәм аның алдакчылар корбаны булуын аңлата. Пенсионер аферистларга 270 мең сум акча күчерергә өлгерә. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев