Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Полиция хәбәр итә

Өлкән яшьтәге өч түбәнкамалы мошенникларга 2,5 млн сумга якын акча күчергән

Шуңа бәйле рәвештә хокук саклаучылар тагын бер тапкыр кисәтә: смс-хәбәрләрдә килгән куркынычсызлык кодларын беркемгә дә хәбәр итәргә ярамый.

Түбән Камада «Мошенниклык» маддәсе буенча өч җинаять эше кузгатылган. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, барлык өч очрак та «куркынычсыз счетка» акча күчерү белән бәйле.

Шулай, 64 яшьлек пенсионер хатын-кыз махсус хезмәтләрнең ялган хезмәткәре шалтыратканнан соң мошенникларга 716 мең сум күчергән. Җинаятьче хатын-кызны аның саклык кассасындагы акчалары куркыныч астында булуына һәм акчаны ашыгыч рәвештә «куркынычсыз счетка» күчерергә кирәклегенә ышандырган.

58 яшьлек инженерны да шундый ук схема белән алдаганнар. Акчаны саклап калабыз дигән вәгъдәләргә ышанып, ир-ат 1 миллион 220 мең сумнан мәхрүм калган. Өстәвенә, бу сумманың 1 миллионын ул туганнарыннан бурычка алган.

69 яшьлек каравылчы шулай ук мошенниклар корбаны булган — ул 500 мең сум акчасын югалткан.

Шуңа бәйле рәвештә хокук саклаучылар тагын бер тапкыр кисәтә: смс-хәбәрләрдә килгән куркынычсызлык кодларын беркемгә дә хәбәр итәргә ярамый.

«Банк картасының тулы мәгълүматларын: карта номерын, хуҗасының исемен һәм фамилиясен, гамәлдә булу вакытын, CVV яки CVC-кодны, ПИН-кодны беркемгә дә хәбәр итмәгез. Акчаны таныш булмаган счетларга һәм карталарга күчермәгез», — дип ассызыклыйлар Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев