Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Полиция хәбәр итә

Өч мең урынына биш мең

Гаражын вакытлыча файдалануга бирергә ниятләгән түбәнкамалының акчасын урлаганнар.

63 яшьлек хатын игъланны интернетта урнаштырган. Аңа үзен Александр дип таныштырган ир шалтыраткан. Ул еш командировкаларга йөрүен, шуңа күрә машинасын гаражга вакытлыча куярга теләвен әйткән. Ир хуҗага өч мең сумны алдан бирергә вәгъдә иткән һәм банк картасы номерын әйтүен сораган. Хатын картаның алгы һәм арткы яктагы саннарын, аннары SMS-хәбәрдә килгән санны да әйткән. Трубканы куюга ук, банк картасыннан акчасы юкка чыга башлаган. Зыян күрүче банкның «кайнар линия»сенә шалтыраткач, картаны япканнар. Әмма 5200 сум акчасын урларга өлгергәннәр.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев