Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Мошенниклар түбәнкамалының WhatsApp мессенджеры аша аның хезмәттәшеннән 20 мең сум акча урлаганнар

Җинаять эше кузгатылган.

Түбән Камада яшәүче 38 яшьлек ир коллегасына бурычка акча биреп торырга теләгән, ләкин мошенникларга эләккән.

Зыян күрүче сөйләвенчә, 18 майда WhatsApp мессенджерында аңа Андрей исемле коллегасыннан 50 мең сум акча биреп торуны сорап хәбәр килә.

Әмма ир-атның андый акчасы булмый, һәм ул 20 мең сум биреп торырга тәкъдим итә. «Хезмәттәш» е моңа ризалаша. Зыян күрүче акчаны күчергәннән соң гына Андрейның аккаунтының мошенниклар тарафыннан «җимерелгән» булуын ачыклый. 

Әлеге факт буенча РФ ҖК 159 маддәсенең икенче өлеше буенча җинаять эше кузгатылган («Мошенниклык»), дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев