Мошенниклар түбәнкамалыны 5,5 миллион сумга алдаган
Алдакчылар җитәкче имзасының күчермәсен ясый алган.
Түбән Камада тагын бер кеше телефон мошенниклары хәйләсенә эләккән. Аферистлар зыян күрүчене «мәгълүматларның читкә таралуы» сылтавы белән аларга акча күчерергә күндерә.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча җинаять эзләү бүлегенең мәгълүмати-телекоммуникацион технологияләрне кулланып кылынган җинаятьләрне ачу бүлеге оперуполномоченные Марина Роменская сөйләгәнчә, җинаятьчеләр ир-атка «предприятиедә тикшерү бара һәм барлык хезмәткәрләрнең мәгълүматларын мошенниклар урлаган» дигән хат җибәргән. Хатта мөһер һәм хәтта «җитәкче» имзасы да була, полиция хезмәткәрләре сүзләренчә, ялган имза оригиналыннан бөтенләй аерылмый диярлек.
Нәтиҗәдә, түбәнкамалы ышана һәм мошенникларга 5,5 миллион сум күчерә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев