Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Күңелсезлектән «дәва» тапкан

Уңышсыз «шаярткан» ирне каты җәза көтә.

Башта полициянең дежур частена, аннары 112 номерына шалтыратып, ул: «Этилен заводында шартлаткыч җайланма бар», – дип әйткән. Тикшерә торгач, хәбәрнең ялган икәнлеге ачык-ланган, шартлаткычны тапмаганнар. Күпмедер вакыттан соң хокук сакчылары Корабельная урамындагы 3 нче йортка, «шаяртучы» яшәгән тулай торакка
барып җиткән.
Соңрак ачыкланганча, ир бу көнне «салган», аннары, күрәсең, ялгыз утыргач, күңелсез булып киткән һәм ул телефонына үрелгән. Үзе әйтүенчә, нәтиҗәләр турында уйламаган. Аңа карата җинаять эше кузгатылган, тикшерү бара. Сүз уңаеннан, мондый «шаярту»өчен ирне төрмә дә көтәргә мөмкин.

Фото: ntr-24.ru

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев