«Каршы як полоса»: Түбән Кама районында рейд вакытында 20 хокук бозучыны ачыклаганнар
Каршы як хәрәкәт полосасына чыккан өчен хокук бозучыга 7,5 мең сум күләмендә штраф яки алты айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный.
8 декабрьдән 17 декабрьгә кадәр Түбән Кама районы юлларында «Каршы як полоса» оператив-профилактик чарасы узды.
Аның максаты — иң куркыныч хокук бозуларның берсе — каршы як хәрәкәт полосасына чыгу белән бәйле аварияләр санын киметү.
Шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясендә билгеләп үтүләренчә, мондый хокук бозулар, бигрәк тә югары тизлек рөхсәт ителгән торак пунктлардан читтә, еш кына авыр юл-транспорт һәлакәтләренә китерә. Рейд вакытында хезмәткәрләр тарафыннан 20гә якын шундый хокук бозу очрагы ачыкланган.
Каршы як полосага чыккан өчен җәза РФ КоАПның 12.15 маддәсендә каралган. 2025 елның 1 гыйнварыннан хокук бозучыга 7,5 мең сум күләмендә штраф яки дүрт айдан алты айга кадәр транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү билгеләнергә мөмкин. Ел дәвамында кабат хокук бозган өчен машина йөртүчегә бер елга хокукларыннан мәхрүм итү мөмкинлеге белән шул ук суммада штраф яный.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев