Җитәкчедән SMS килгән: Түбән Кама пенсионеры, мошенникларга ышанып, 200 мең сумын югалткан
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Түбән Камада яшәүче 69 яшьлек хатын-кыз мошенниклар белән аралашканнан соң 200 мең сум акчасын югалткан.
Зыян күрүче сөйләгәнчә, мессенджерда аңа элеккеге җитәкчесе исеменнән хәбәр килгән. Хәбәрдә «Сез Украина Кораллы Көчләренә булышлык күрсәтүгә бәйле рәвештә җинаять эше фигуранты булырга мөмкин» дип язылган була.
Аннары пенсионеркага үзен ФСБ хезмәткәре дип таныштырган кеше шалтырата һәм хатын-кызны «җинаятьчеләр банкта шәхси кабинетка керү мөмкинлеге алган һәм хәзер аннан бөтен акчаны күчерергә тырышалар» дип куркыта.
Ят кеше барлык акчаларны күрсәтелгән счетка күчерергә «киңәш итә». Түбәнкамалы шулай эшли дә. Соңыннан гына ул мошенниклар белән аралашканын аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә. Нәтиҗәдә хатын-кыз аферистларга 200 мең сум күчергән.
Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе («Мошенниклык») буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәте.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев