Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Интернетта акча эшләргә теләгән түбәнкамалы 4,5 миллион сум акчасын югалткан

Һәркемнең җиңел генә акча эшлисе, бик тиз генә баеп китәсе килә.

1969 елда туган түбәнкамалы өстәмә акча эшләү нияте белән 4 485 000 сум акчасын алдартазларга күчерә. 

Һәркемнең җиңел генә акча эшлисе, бик тиз генә баеп китәсе килә. Алдартазлар кешеләрнең шул йомшак ягыннан файдаланып, үз кесәләрен тутырып калырга тырыша. Түбәнкамалы ир-ат та интернет челтәрендә өстәмә акча эшләү мөмкинлеге хакында реклама күргәч, сайтта үзенең телефон номерын калдыра. Әлбәттә, аңа шул ук көнне шалтыраталар һәм инвестицияләр белән акча эшләп була, дип кызыксындыралар. Аннары аның белән Ватсап кушымтасында һәм скайп кушымтасында теркәлеп, шул кушымталарда аралашу бара. 

Түбәнкамалыга эшне башлап җибәрер өчен брокерлык счетын тулыландырырга кирәклеген аңлаталар. Ир-ат ризалашып, үзенең банк картасыннан күрсәтелгән телефон номерына 1000 сум акча күчерә. Күпмедер вакыттан үзен Анна дип таныштырган куратор ставкаларны үстерергә тәкъдим итә. Моның өчен минем брокерлык счетын тулыландырырга кирәк икән. Ир-ат ризалашуга, «ставкаларны арттырабыз», — дип, алдартазлар аннан күбрәк күләмдә акча сорый башлый. 

Озын сүзнең кыскасы, түбәнкамалы Анна тәкъдиме белән өч ай чамасы өлешләп акча күчереп бара. Ярар, акчасын кая куярга белмәгән кеше дип уйлар идең, тик түбәнкамалы Анна сораган акчаларны күчерер өчен өч банктан кредит ала һәм ике микрозайм рәсмиләштерә. Алдартазларга 4485000 сум күләмендә акча күчергәч кенә ул үзен алдаганнарына төшенә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев