Ике җиңел машина бәрелешкәннән соң 39 яшьлек түбәнкамалы имгәнгән
Пәнҗешәмбе көнне Түбән Каманың Химиклар проспекты һәм Корабельная урамы киселешендә юл-транспорт һәлакәте булган.
«Лада Калина» машинасын йөртүче 39 яшьлек шофер «Лада Гранта» машинасына килеп бәрелгән.
«Лада Гранта» машинасы руле артында 55 яшьлек түбәнкакмалы булган.
ЮТҺ нәтиҗәсендә «Калина» автомобилен йөртүче хатын-кыз зыян күргән. Табиблар белдерүенчә, аның баш сөяге һәм мие җәрәхәтләнгән, баш мие селкенгән.
Бу хакта Түбән Кама районы буенча ЮХИДИ хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев